Путин белән туры элемтә сентябрьгә кадәр кичектерелә

Сентябрь аенда иҗтимагый тормыш, шул исәптән сәясәт тә җанлана.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков дәүләт башлыгы белән туры элемтәнең әле сентябрьгә кадәр узмаячагын белдергән. Әлегә ул аның төгәл генә көне билгеләнмәвен әйткән. Җәен дәүләт башлыгының эш графигы киеренке булу сәбәпле туры элемтәне үткәреп булмый. Шул ук вакытта хәзер чираттагы яллар чоры да. Күпләр аны үзләре теләгәнчә карый алмаячак, дигән сүз. Сентябрь аенда исә иҗтимагый тормыш, шул исәптән сәясәт тә җанлана. Туры элемтәнең тәгаен көне соңыннанрак билгеләнәчәк, дигән Президентның матбугат секретаре.
Исегезгә төшерәбез: бу чара һәр ел саен уздырыла. Кешеләр дәүләт башлыгына үзләренең сорауларын бирә, үзләрен борчыган проблемалар турында сөйли. Президент теге яки бу мәсьәләне хәл кылу буенча җаваплы кешеләргә бурычлар йөкли. Туры элемтәнең күпмегә сузылу дәүләт башлыгына бәйле. Гадәттә ул халык белән 3,5-4 сәгать сөйләшә.


Фикер өстәү