Гүзәл Галиуллина: «Ул акчага туңдырма алып ашаган чаклар әле дә исемдә»

30 июльдә Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан балачак дуслары турында сораштык. Сабый чакта дуслык ничек сыналган? Балачак дуслары белән бүген дә аралашамы алар?

 Тинчурин театры артисты Гүзәл Галиуллина:

– Без яшәгән урам шундый киң иде. Балалар күп булгач, иртәдән алып кичкә кадәр гөрләп торды ул. Җыелышып, пионербол, йөзек салышлы уйный идек. Бигрәк тә истә калганы – үзебез оештырган концертлар. Дус кызым – Даша безнең каршыдагы йортта яшәде. Аның белән иҗади номерлар уйлап табып, матур итеп билетлар ясап, концертка әзерләнә идек. Аннан шул билетларны күршеләргә сата идек. Ул акчага туңдырма алып ашаган чаклар әле дә исемдә. Дуслык шунда сыналгандыр инде. Аны бит ул чакта уйлап, аңлап бетермисең. Даша – әле дә иң якын кешеләремнең берсе.


Фикер өстәү