Бөтендөнья инфляциясе дулкынында, яки Фәкыйрьлектән котылып буламы?

Сүзне Росстатның яңа гына килеп ирешкән рәсми мәгълүматыннан башлыйк әле. «Май аенда, – ди илнең матди тормышын санга әйләндереп санап баручы контора, – россиялеләрнең реаль хезмәт хаклары 6,1 процентка кимегән». Мәгълүматны дөрес аңлау өчен реаль хезмәт хакы, номиналь хезмәт хакы дигән төшенчәләрне искә төшереп үтик, чөнки шул ук Росстат безгә даими рәвештә илдә уртача хезмәт хакының шактый ук зур темплар белән үсеп баруын да хәбәр итә.

Әйе, әйе, кәгазьдәге хезмәт хакларын карасаң, алар, чынлап та, үсәргә мөмкин. Әмма банк картасына хезмәт хакы дигән санның зуррак булып керүе безнең хәлне бик әллә ни җиңеләйтми. Киресенчә, без айдан-айга үзебезнең фәкыйрьләнүебезне ныграк тоябыз. Март аеннан соң газета хәбәрчесе, мәсәлән, картадан бер генә тапкыр акча алды, калган барлык айлык хезмәт хаклары, кибеттән вак-төяк алганда, карта белән түләүләргә китеп бетә. Аңлашыла инде: хезмәт хакын бәяләр күтәрелүе дигән нәрсә ашап бетерә. Керемең номиналь саннарда арткан булса да, син элеккегә караганда азрак товар сатып аласың. Кесәңдәге акчага сатып алына торган товарлар һәм хезмәтләр күләме синең реаль хезмәт хакыңны күрсәтә. Реаль хезмәт хакы Росстат әйткәнгә караганда да ныграк кими ул. Беләбез бит инде: рәсми рәвештә санаганда инфляцияне кечерәк, уртача хезмәт хакларын зуррак итеп күрсәтергә тырышалар. Аннан соң хезмәт хаклары кемнәрнекедер арта, кемнәрнекедер кими дә. Хастаханәдә уртача температураның нормаль булуы хасталар юк дигән сүз түгел бит инде. Кемдер үлеп бара һәм аның тәне суына, кемнеңдер температурасы югары дигәнне генә аңлата.

Бизнес үзенә эшләүчеләргә арттырып һәм мул түләргә бик ашыкмый әле. Киресенчә, чыгымнарны киметә. «Ведомсти» газетасы компанияләрнең 51 процентыперсоналга чыгымнарны киметүен яза. Хезмәт хакларына бик кагылмыйлар хәзергә. Корпоратив чаралар үткәрүдән баш тарталар, хезмәткәрләрнең белемен күтәрүгә акча тотмыйлар, корпоратив төшке ашларны туктаталар, медицина иминиятләштерүен финансламыйлар икән. Компанияләрнең 20 проценты премияләр түләүдән туктаган. Болар барысы да матди якка китереп суга, әмма Росстат анысын ук исәпкә алмаска да мөмкин.

Югалтуларны кешеләр төрлечә каплыйлар. Күндәм күпчелек билен кысып буарга тырыша, кемнәрдер өстәмә хезмәт хаклары эзли – тагын бер эшкә урнаша. Проблемага иҗади якын килеп, казна акчасын файдалануның төрле ысулларын табучылар да җитәрлек, ди. Тамбов өлкәсендә бер хатын 2019 елда ук дөньяга бөтенләй килмәгән ике баласын туды дип ялган белешмә юнәткән дә әлегә кадәр күпбалалы ана буларак пособиеләр алып яткан. Россия төбәкләре өчен социаль хәлне яхшыртуның бу ысулы гадәти хәл икән. Пермь өлкәсендә дә сигез хатын ялган белешмәләр алып әнигә әверелгәннәр һәм үзләренә пособие рәсмиләштергәннәр. Тәҗрибә уртаклашу дип аңлый күрмәгез моны, чөнки инде аларның барысына да мошенниклык буенча җинаять эшләре ачылган.  

Гап-гади караклык белән матди проблемаларын чишәргә омтылучылар саны да арта. Автомобиль урлаулар саны быелның беренче алты аенда ике тапкыр үскән. Запчастьлар урлау 47 процентка арткан. Бүген иртән генә газета хәбәрчесе урамнан күрше авылда бер карчыкны битлек кигән егет кереп талап чыгуын ишетеп керде. Егетне таба алмаганнар. Этләр эз буенча суга кадәр генә барганнар… Казанда: «Эшсез калсаң, нишләргә уйлыйсың?» – дигән сорауга: «Авылга халыкны таларга кайтам», – дип җавап биргән таза егетләр бар икән.

Җинаятьчелек статистикасында күңелле хәбәрләр дә күренә. Ялган акча ясаучылар илдән китә, имеш. Һәрхәлдә Россия Банкы быел үткән елның шул чоры белән чагыштырганда ялган акчаларның 26,96 процентка кимрәк табылуын әйтә. Акча басу рентабельлеген югалткан дип аңлыйбыз инде моны. Илдән тагын миллионерлар китә. Мәскәү тирәсендә элиталы йортларны сатуга кую кискен арткан. Китеп кая барасың, тормыш дәрәҗәсе бөтен планета буйлап түбәнәя. Төркиядә рәсми инфляция – 78,6 процент (оппозиция берничә тапкыр зуррак булган санны атый), Аргентинада – 64, Польшада – 15,5; Англиядә – 9,4, АКШта – 9,1. Россиянең рәсми инфляциясе полякларныкыннан бик азга гына артык. Кытайда күчемсез милек сату 30 процентка кимегән, бу – 2008 ел кризисына караганда күпкә артык сан. Әле бит зур кризис шытып кына килә. Хәл торган саен  кискенләшәчәк.

Мошенниклыкның да масштаблы глобаль төрләре чәчәк ата. Безгә еш кына: «Акчагызны биткойннарда сакласагыз, откан булыр идегез», – диләр бит әле. Янәсе,биткойн 5 доллар вакытта алып калган булсагыз, хәзер миллионер булыр идегез. Криптоакча тирәсендә мошенниклык очраклары баштан ашкан. Соңгы сигез елда криптобиржаларның 42 проценты бер сәбәпсез юкка чыккан. Алар белән бергә клиентларның акчалары да парга әйләнгән, әлбәттә. Сәбәп белән ябылган криптобиржалар да байтак. Әйтик, криптобиржаларның 5 процентын«ватканнар», ягъни хакерлар талаган. Скам, ягъни мошенниклык нәтиҗәсендә биржаларның 9 процентыпарга әйләнгән. Криптовалюта сатып алганда, син аны кемнән алуыңны белә алмыйсың бит. Криптовалюталар –иң ышанычлы һәм урланмый торган акчалар алар дигән сүз миф кына ул.

Гомумән, планета күләмендәге ашкын инфляция ул –халыкларның бөлеп барулары глобаль финанс хакимиятләренең мошенниклыгы нәтиҗәсе. Үзләре уйлап чыгарган кагыйдәләргә һәм парламентлар олигархлар файдасына кабул иткән кануннарга нигезләнеп эш иткәнгә күрә генә алар җәзаланмый. Вакытлыча җәзаланмый дип әйтик инде. Бөек кризис себеркесе миллиардерларны да бик тиз себереп түгә. Золым кылучылар Аллаһ тарафыннан җәзаланмый калмый.

Бәяләр күтәрелешенең һәм адәм балаларының фәкыйрьлеккә төшүенең сәбәбен бөек мөселман галиме ибн Тәймия болай аңлата: «Бәяләрнең күтәрелүенең бер сәбәбе кешеләрнең бер-берсен җәберләүләре булырга мөмкин», – ди. Һәм кризис котырганда фәкыйрьлектән котылуның юлын да күрсәтә: бәяләрне түбәнгә куу өчен үзара ярдәмләшүгә күчәргә чакыра. Бу хакта Аллаһның илчесе (саллаһу вә галәйһиссәләм) әйткән хәдис тә бар: «Аллаһ үзенең колына ул үзенең дин кардәшенә булышканда булыша». Мошенниклык юлы, кешеләрне талау, җәберләү, алдау аша матди муллыкка ирешеп булмый, чөнки бүгенге фәкыйрьлек ул рухи фәкыйрьлек нәтиҗәсе. Бәяләр күтәрелүдән зарланган кардәшенә бер акыл иясе, ачуланып, болай ди: «Бәяләр күтәрелүдә синең ни эшең бар? Бәяләр түбән чагында ризыкландырган Аллаһ сине бәяләр күтәрелгәндә дә ризыкландырачак». Әлбәттә, шулай ул: шөкер итеп зарланудан баш тартучылар һәм иманында нык торучылар ач калмый беркайчан да, берникадәр сынаудан соң Аллаһның ярдәме килеп ирешә. Шуңа күрә хәтергә уеп салыйк әйдә: глобаль кризиска каршы бер генә ышанычлы корал бар. Ул – тәкъвалык.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү