Татарстанның Яшьләр хөкүмәтендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү 3 августка кадәр озайтылды, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.
Гаризаны 20-35 яшьлек яшьләр оешмалары җитәкчеләре, яки анда катнашучылар тапшыра ала.
Гаризалар 27 июньнән кабул ителә. Министр киңәшчеләре вазифаларының һәркайсына өчәр кандидат билгеләнәчәк. 22 августтан 5 сентябрьгә кадәр алар үз проектларын яклап, сайлап алу турын узарга тиеш була. 12 сентябрьдә Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы оешачак.
Гаризаны биредә калдырып була -https://molpravrt.ru/