Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Нурлат районында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Нурлат районында булды.
Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышын караган.

Килүгә Президент урып-җыюда мәшгуль механизаторлар,хуҗалыклар җитәкчеләре,инвесторлар һәм район җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Район башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 2700 гектар җыеп алынган. 105 комбайн эшли, шуларның 44е башка территорияләрдән җәлеп ителгән.
12 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык бар.
Президент терлекчелеккә, терлекләрнең баш санын арттыруга игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Президент үзара салым мәсьәләләре буенча районның актив эшен, халыкның бу юнәлештә активлыгын билгеләп үтте.

Район башлыгы Президентка су белән тәэмин итү мәсьәләсендә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Проект федераль һәм республика финанславы хисабына тормышка ашырыла. Планнар буенча торбалар салуны киләсе елга төгәлләргә исәплиләр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Нурлат ат заводының ат-спорт манежында булды. Элек бу урында ат абзарларының авария хәлендәге биналары булган. Яңа объект махсус кыр, 177 урынга исәпләнгән трибуналар, тренерлар һәм уку классларын үз эченә ала.

Шулай ук Президентка «Кондурча» ландшафт паркын күрсәттеләр, аны бу елның июлендә тапшырдылар.
Парк «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» проекты буенча федераль грант кысаларында «торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзелде, ул 2020 елда отылды.

 


Фикер өстәү