Рафар Шакиров Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы урынбасары вазифасын калдырдып, төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсен җитәкләячәк.
Тиешле указга төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин кул куйды. Яңа җитәкчене коллективка тәкъдим иткәннәр.
Рафар Шакиров 2009 елдан алып 2014 елга кадәр Чаллы башкарма комитеты башлыгы урынбасары булып эшләгән.