Рөстәм Миңнеханов: «Тәнкыйтьне дә кабул итәбез»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пленар утырышында катнашты. Ул башкалага килгән кунакларны сәламләп, татар милләтен, мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча актив эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде.

— Сез — вананпәрвәрләр, телебезне, гореф-гадәтләребезне һәм динебезне саклауда куйган хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Әгәр бергә булсак, көчле булачакбыз, — диде ул. — Күп фикерләр яңгырады. Тәнкыйтьне дә кабул итәбез. Безгә бергә эшлисе эшләр байтак.


Фикер өстәү