Бер яшь ханым, 1,5 миллион сум акчасын мошенникларга күчергәнен аңлап алгач, акылдан язган

Табиблар аңа “полиморфлы психик тайпылыш” дигән диагноз куйган.

Мәскәүдә яшәүче 34 яшьлек бер ханым, 1,5 миллион сум акчасын мошенникларга күчергәнен белгәч, психиатрия хастаханәсенә эләккән. Бу хәл 17 июньдә булган. Мариягә телефоннан шалтыратучы үзен Үзәк банк хезмәткәре буларак таныштырып, имештер, картасыннан акча урларга маташуларын аңлата башлаган. Акчасын саклап калу өчен ханымга нигәдер кредит алырга һәм акчаны Үзәк банк “белгече” күрсәткән счетка җибәрергә киңәш ителгән.

Мария барлык шартларны үтәгән. “Райффайзен банк”тан кредит алып, акчаны әз-әзләп – 15әр мең сумлап (барлыгы 50тапкырдан артык күчергән), аферистларга күчергән.

Ике көннән соң гына ханым эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган. Зур күләмдә акчасын югалту анда бик көчле психоз китереп чыгарган. Мария кичекмәстән Ганнушкин исемендәге психитария хастаханәсенә озатылган. Табиблар аңа “полиморфлы психик тайпылыш” дигән диагноз куйган.


Фикер өстәү