Рөстәм Миңнеханов: «Ата-аналар өйдә татар телендә сөйләшсә, бала да аны яхшы белә»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII бөтенроссия съездының пленар утырышында катнашты. Очрашу «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вице-спикеры, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген татар телен, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә, шул исәптән Татарстаннан читтә дә. Бу эшкә татар укытучылары да зур өлеш кертә, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты, алар балаларга туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Рөстәм Миңнеханов республикада туган телләрне өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылуына игътибар итте. Татар гына түгел, чуаш, марый, удмурт һәм башкалар өчен дә. Төрле санлы инструментлар актив кертелә, белем бирү программалары эшләнә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикадан читтә яшәүче татарлар белән эшләү мөһим. Милли бәйрәмебез Сабантуй Россиянең 58 төбәгендә һәм дөньяның 34 илендә үткәрелә. Шул ук вакытта Татарстанга лаеклы үрнәк алырдай кешеләр бар, дип саный ТР Президенты. «Без күптән түгел Якутиядә булдык. Анда Татарстан Республикасы Көннәре узды. Безне Ысыах милли бәйрәменә чакырдылар. Бик күркәм, үзенчәлекле, эчтәлекле бәйрәм. Алар барлык гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калганнар. Без бик матур тәэсирләр алдык», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент билгеләп үткәнчә, туган телгә мәхәббәт гаиләдә салына. «Әлбәттә, ата-аналар өйдә татар телендә сөйләшсә, бала да аны яхшы белә. Бу бик мөһим», – дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан алып барыла торган зур эшне билгеләп үтте.

Минтимер Шәймиев үз чиратында укытучыларга татар телен һәм гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итүче мөһим мәсләкне башкарулары өчен рәхмәт белдерде. «Бу җиңел эш түгел, әмма башкача була да алмый. Әгәр дә без бу мәсьәлә белән шөгыльләнмибез икән, моны берәү дә безнең өчен эшләмәячәк. Сезгә игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип мөрәҗәгать итте ул укытучыларга.

Съезд эшендә Россиянең 26 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан укытучылар катнаша. Барлыгы 500ләп делегат. Көн тәртибендә: дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, татарларның милли-мәдәни автономияләре һәм иҗтимагый оешмаларның этномәдәни белемне саклау һәм өйрәнү буенча уртак эшчәнлеге мәсьәләләре.


Фикер өстәү