Казан туристларны иң күп җәлеп итүче шәһәрләр исемлегенә кергән

Казан туристларны иң күп җәлеп итүче, алар белән иң әйбәт эшләүче шәһәрләр исемлегенә кергән. Аңа Казаннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи эләккән. Кунакчыллык  индустриясе берлеге башлыгы Алексей Волков әйтүенчә, Олимпия уеннарын, футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә ирешкән шәһәрләр бу. Шуңа күрә аларда кунакларны кабул итү дә – югары дәрәҗәдә. Әлеге шәһәрләрдәге кунакханәләрдә хезмәт күрсәтүгә зур таләпләр куела. Шул ук вакытта башка калаларның кунакханәләренә квалификацияле хезмәткәрләр җитми.

Сүз уңаеннан, Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова июль азагында белдергәнчә, Татарстан башкаласына туристларның ташкын булып агылуы сәбәпле, экскурсоводлар җитми башлаган. Шуңа күрә якын араларда шәһәрнең истәлекле урыннары турында сөйли белүчеләрдән тагын бер төркем җыю турында игълан ителәчәк.


Фикер өстәү