Песидә дә… талпан була

Мәгълүмат чаралары быел яздан бирле талпаннардан зыян күрүче кешеләрнең алдагы еллардагыдан күпкә артык булуы турында чаң кага. Урманга, табигатькә баручыларга саклык чаралары күрү турында да күп кисәтәләр. Баксаң, талпан (халык телендә – урман бете) эзләп, урманга барып йөрисе дә юк, ул үзе, безне эзләп, авылга, ишегалдына килә икән.

Күптән түгел апамның Казаннан кайткан оныгы җәй башында гына туган бер песи баласын күтәреп килгән. «Моның ияк астында нәрсәдер бар. Урман бете түгелме ул?» – ди.

– Нинди урман бете булсын, каян килсен, миң үскәндер, – дип, бармак белән суккалап, селкетеп тә күрсәттем әле. Энекәшем аны абыйсына да күрсәткән булып чыкты. Ул да: «Урман бете бит инде», – дигәч, тиз генә интернетны эшкә җиктек. Ничек алып була, янәсе. Әй, җаным, анда язып та күрсәткәннәр! Миннән генә була торган эш түгел бу, дим. Рәхмәт төшкере, күрше Фәйрүзәнең бер елны: «Көтүдән сыерга урман бете кадалып кайткан иде», – дигәне искә төште.

Интернетта өйрәткәнчә, пинцетны спирт белән эшкәртеп, спиртлы мамык тотып, песи баласын кыстырып, күршеләргә кереп киттем. Олы кызлары Зөһрә, урман бете түгелме икән дигәнне ишетүгә: «Безнең Ләйсән ала аны», – дип кереп китте. Ләйсәннәре бүген Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында ветеринария табиблыгына укый. Мал-туарны, кош-кортны бала чактан ярата. Дөрестән дә, урман бете алганы бар икән.

– Әле күптән түгел генә тау башында бозауны урман бете сарып алган иде бит, – ди Фәйрүзә. – Ләйсән белән икәү чүпләдек…

Безнең песи баласына да урман бете кадалган булып чыкты. Исән иде! Ишегалдыннан беркая чыгып йөрмәгән йодрык кадәрле бу мескен җан иясенә ул каян килгән?! Менә монысы чын табышмак иде. Чабып алып кайткан печәннән эләккәндер дип нәтиҗә ясадык. Шул печәнне кочаклап күтәреп, малларга кертеп бирдем бит дип, миңа вәсвәсәләнергә җитә калды: ничә көннәр үземә, табиблар кушканча, «ревизия ясап» тордым. Андый корт-бөҗәкләр белән бала чактан дуслыгым шул кадәрле генә.

Без түбән сыйныфларда укыганда, әле колорадо кортлары чыккан гына вакыт, колхоз акча түләп, аны балалардан, төрле эштә йөрүче хатын-кызлардан җыйдырта иде. Мин бер көн барып калдым. Башкалар яланкул җыйганда, пирчәткә киеп, анда да бәрәңге яфрагы белән генә җыйсам да, төн буе «монда корт, анда корт» дип кычкырып, өйдәгеләргә йокы бирмәгән булганмын. Шуннан соң әни мине колорадо коңгызы җыярга башка җибәрмәде.

Бу юлы да шактый изаландым (ни дисәң дә, алтыдагы – алтмышка!). Эш йокы аралаш саташуга барып җитмәсә дә, саклык чараларын хәйран күрдем әле, кайткан печәннәрне дә малларга сәнәк белән генә салдым…

Ә песи баласына берни булмады. «Бетле» килеш ничек уйнаса, шулай уйнавын дәвам итте. Ияк астында шактый зур гына «тишек» калса да (без бит ул урынны интернет кушканча, спиртлы мамык белән эшкәрттек), җәрәхәте берәр атнадан төзәлде.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе хәбәр итүенчә, быел талпан кадалудан зарланып, белгечләргә 7069 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу – гадәти күрсәткечләрдән 1,3 тапкыр күбрәк. Мондый очракларның күбесе Казан (1461), Чаллыда (1320) һәм Әлмәт районында (742) теркәлгән. Апас районында исә бер очрак та булмаган.

Гөлсинә Хәбибуллина

 

 

 


Фикер өстәү