Ел ахырына торак бәясенең тагын күпмегә артачагын әйттеләр

Июль аенда фатирлар 13 процентка күбрәк сатылган.

Россиядә ел азагына кадәр фатир бәяләре биш-җиде процентка артырга мөмкин. Күчемсез милек өлкәсе белгечләре шулай дип фаразлый. Бу хакта “Известия” яза.

Әйтик, июль аенда фатирлар 13 процентка күбрәк сатылган. Фатирларга ихтыяҗның икенче яртыеллыкта да үсүе күздә тотыла. “Этажи” компаниясе белгечләре фикеренчә, торак базары тотрыклыланып килгән бер мәлдә ел ахырында фатир хакы уртача биш-җиде процентка кыйммәтләнәчәк.

Шул ук вакытта Level Group компаниясе белгечләре инде көзгә үк торак бәясенең өч-биш процентка, ә “Основа” компанияләре төркеме белгечләре – 10-12 процентка үсүен фаразлый.


Фикер өстәү