Татарстанда торак бәясе арткан

Татарстан башкаласында бер ай эчендә яңа йортлардагы фатирлар 3,6 процентка кыйммәтләнгән.

Күчемсез милек буенча үзәк мәгълүмат агентлыгы (ЦИАН) мәгълүматларына караганда, октябрь аенда Россиянең зур шәһәрләрендә яңа йортлардагы фатир бәясе 1 квадрат метры өчен уртача 85,8 мең сум тәшкил иткән. Сентябрь аендагы белән чагыштырганда, бәяләр 0,7 процентка үскән. Ә инде узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, торак 12,7 процентка кыйммәтләнгән.
Торак бәясе Казанда да “тешли”. Башкалабыз яңа торак иң кыйммәт булган шәһәрләр рейтингында өченче урынга чыккан. Сентябрь-октябрь айларында Казанда яңа йортлардагы фатир хакы 3,6 процентка арткан. Хәзер Татарстан башкаласында яңа торакның бер “квадраты” уртача 101,9 мең сум тора.
Ә инде бәя үсү буенча лидер – Красноярск. Биредә торакның уртача бәясе 5,3 процентка үсеп, бер квадрат метры 71 мең сумга җиткән. Икенче урында – Екатеринбург: фатир бәясе 4, 1 процентка кыйммәтләнеп, бер “квадраты” хакы уртача 87,9 мең сум тәшкил итә.
Белгечләр фикеренчә, торак бәясе арту тенденциясе ел азагына кадәр сакланырга мөмкин. Беренчедән, моңа рубль курсы төшү, икенчедән, 6,5 процентлы ташламалы ипотека йогынты ясый. Белгечләр, киләсе ел башыннан торак кыйммәтләнүгә сәбәпләр кимиячәк, дип фаразлый.


Фикер өстәү