Казанда икенчел торак бәясе 24 процентка арткан

Сентябрь аенда Казанда икенчел базарда торакның 1 квадрат метр бәясе 114 мең сум тәшкил иткән. Бу – узган елдагы белән чагыштырганда 24 процентка күбрәк. Ел башында 1 «квадрат» хакы 12 процентка артып, гыйнварда уртача 101 мең сум торган.

«ФЛЭТ» күчемсез милек агентлыгы белгечләре әнә шундый мәгълүматлар китергән. Агентлыкта билгеләп үтелгәнчә, торак бәяләре үсү хәзер сүлпәнәя төшкән, әмма барыбер туктап калырга җыенмый әле. Соңгы айда икенчел базарда 1 квадрат метр 3 мең сумга кыйммәтләнгән (август аендагыга караганда 3 процентка күбрәк). Мондый торакка ихтыяҗ – әлегәчә бик югары. Аның уртача бәясе ел башыннан 8 процентка үсеп, 6,3 миллион сумга җиткән. Ә бер ел эчендә (сентябрьдән сентябрьгә кадәр) фатир хакы уртача 1,4 миллион сумга арткан. Белгечләр әйтүенчә, икенчел торак базарында бәя үсүгә яңа йортлардагы фатирлар кыйммәтләнү йогынты ясый. Бәяләр исә киләсе елның язында тотрыкланыр дип фаразлыйлар.

 


Фикер өстәү