175 мәктәптә атыш оештыручыны Санкт-Петербургка озатканнар

Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевны кире Санкт-Петербургтагы «Кресты» тикшерү изоляторына кайтарганнар, дип хәбәр итә РИА Новостига Санкт-Петербургның Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе Александр Холодов.

Сентябрь урталарында Мәскәү Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе җаваплы сәркатибе Алексей Мельников Галәвиевны башкаладан Петербургка, өстәмә экспертизалар өчен җибәргәннәр, дип  белдергән иде. «Әйе, ул кире 1нче СИЗОга урнаштырылды. Аннан бернинди шикаятьләр дә килмәде», — диде Холодов.

Элегрәк «Газета ОНК» — Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләренең рәсми органы хәбәр итүенчә,  психологик -психиатрия экспертиза нәтиҗәсе буенча, Галәвиевның җинаять кылган мизгелдә үз акылында булмавы ачыкланган. Әмма соңрак Тикшерү комитеты процедура әле тәмамланмаганлыгын белдергән.

19 яшьлек Илназ Галәвиев  Казанның 175нче номерлы гимназиясендә шартлау һәм аты оештыруда гаепләнә. Фаҗигадә җиде бала һәм ике укытучы вафат булды.


Фикер өстәү