Путин ана капиталы күләмен арттырырга кушты

2022 елга ана капиталын индексацияләү инфляцияне исәпкә алып яңадан каралачак. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Россия Президенты Владимир Путин  яңа чакырылыш Дәүләт Думасы  депутатлары белән очрашуда 2022 елдан ана капиталын фараз буенча түгел, ә факттагы инфляция буенча индексацияләүгә күчәргә тәкъдим итте.

«Президент кушуы буенча без аны яңадан караячакбыз, әмма киләчәктә бюджет турындагы законга төзәтмәләр кертү өчен, ана капиталы турында база законында үзгәрешләр таләп ителә», — диде министр журналистларга Евразия хатын-кызлар форумы кулуарларында.

Котяков мондый эшне кыска вакыт эчендә башкарып булачак, дип ышандырды.


Фикер өстәү