Быел суднолар апрельдән октябрь ахрына кадәр йөрсә, киләсе елда сеезонны ноябрь ахрына кадәр дәвам итү карала. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.
Аның сүзләренчә, бу эш су транспортын, яр буйларын модернизацияләүне таләп итәчәк. Беренче урында пассажирлар тора. Алар тарафыннан моңа сорау булачакмы?
–Туристик агентлыклар белән бергә эшләргә җыенабыз. Җәйге җылы көннәрдә су судноларында йөрү бер, ә язын һәм көзен салкын көннәрдә бу икенче мәсьәлә, – дип аңлатты министр. Аның фикеренчә, бу күңел ачу яки корпоратив сәфәрләр дә булырга мөмкин.
Моннан тыш киләчәктә Транспорт министрлыгы елга транспортын тимер юл маршрутлары һәм гадәти җир өсте автобуслары, троллейбуслар һәм трамвайлар белән бердәм җәмәгать транспорты системасына берләштерергә ниятли.
– Елга транспорты, поезд һәм электричкалар, автоюлларда рейс автобуслары - боларның барысын да без бердәм системага кертәчәкбез, – диде Хәнифов. Моның өчен республикада причалларга килү юллар уңайлы булырга тиеш. Судно туктый торган причалга автобус маршрутларын синхронлаштыру да күз уңында тотыла
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез