Газетага язылу

Белгеч кыска дулкынлы мичкә нинди савытларны куярга мөмкин булуы турында әйтте

Кыска дулкынлы мичтә ризыкны теләсә кайсы савытка салып җылытырга ярамый.

РОСБИОТЕХ университеты белгече Юлия Филинская “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә  кыска дулкынлы мичкә нинди савытларны курыкмыйча куярга мөмкин булуы турында аңлаткан.

Иң элек  савытның этикеткасына яки төбендәге маркировкасына кирәк.

“Кыска дулкынлы мичтә ризык җылыту өчен полипропиленнан эшләнгән савытлар әйбәт. Шуңа күрә савытның нинди пластиктан эшләнгәнен күрсәтүче тамгасына карарга кирәк. Биш саны һәм РР хәрефләре полипропиленны аңлата. Әлеге материалның үзенчәлекләре парга чыдам булу, ә мондый пластиктан эшләнгән савытларга – формасын саклау мөмкинлеге бирә”, – дигән белгеч.

Шул ук вакытта “микроволоновка”га кую, савыт-саба юу машинасында юу пластик әйберләрнең хезмәт итү срогын киметә. Савытта кечкенә генә ярыклар, сыдырылган урыннар пәйда булса, пластикның төсе тоныкланса яисә саргайса, анда инде ризык сакларга ярамый, дип кисәткән Филинская. Ул шулай ук кыска дулкынлы мичтә ризык җылыту өчен пыяла һәм керамикадан эшләнгән савытның иң яхшысы булып торуын басым ясап әйткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре