Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Катар мәдәният министры белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Мәмәләкәтенең Мәдәният министры Абдулрахмән бен Хәмәд Әл Тани белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең Губернатор сараенда узды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов министрга Россия белән Катар арасында хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксынуы өчен рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, мөнәсәбәтләр сәүдә-икътисадый, мәдәни-гуманитар, фәнни-техник юнәлешләрдә дә үсә бара.

Катар - Россиянең Якын көнчыгыш төбәгендә мөһим партнеры. Татарстан Россия-Катар мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә тырыша.

"Безне иң югары дәрәҗәдә кабул иткән Сезнең илгә визитларымны җылылык белән искә алам. Катар делегациясе дә даими рәвештә Татарстанда уздырыла торган халыкара чараларда, аерым алганда, "Россия – Ислам дөньясы" халыкара икътисадый форумында катнаша", - дип ассызыклады республика Рәисе.

Татарстан ислам дөньясы белән багланышларга зур әһәмият бирә. Республика ислам банкингын кертү буенча сынау төбәге булып тора, хәләл индустрияне алга этәрү буенча зур эш алып барыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең тышкы сәүдәдәге өлеше якынча 50% тәшкил иткән. Урта Азия, Төркия мөселман партнерлары белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Миңнеханов Катар белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү өчен зур потенциал барлыгына игътибар итте. Ул республиканың сәнәгатьтәге мөмкинлекләре турында сөйләде.

Татарстан Рәисе мәдәни һәм гуманитар багланышларга аерым тукталды. Дохада быелның февралендә Катарда Россия мәдәнияте көннәре узды. Монда ук «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» ел программасын тәкъдир итү һәм республиканың мәдәни потенциалын тәкъдир итү булды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов 2028 елда Катарда Халыкара китап ярминкәсендә катнашуга зур кызыксыну белдерде. Эш өчен тагын бер мөһим юнәлеш дип ул уртак күргәзмә һәм музей проектларын, шулай ук кино өлкәсендәге багланышларны, аерым алганда, ике халыкның тарихы һәм мәдәни мирасы буенча документаль тасмалар җитештерүне атады.

Катар Мәдәният министры республика җитәкчелегенә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул Катар белән Татарстан арасында мәдәният өлкәсендәге элемтәләрне киңәйтү белән кызыксынуын ассызыклады.

"Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелде. Без сезнең тарихи объектларыгыз белән таныштык, аларның һәрберсе сезнең уникаль мәдәни кодыгызны чагылдыра», - дип билгеләде Абдулрахмән бен Хәмәд Әл Тани.

Ахырда министр уртак мәдәни проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, дип белдерде. Катар делегациясенең китапларны гарәп теленә тәрҗемә итүдә кызыксынуы аерым билгеләп үтелде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре