Татарстанда күп балалы гаиләләргә 43 509 җир кишәрлеге бирелде

Татарстанда күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу буенча чиратта 68 926 гаилә тора, шул исәптән Казанда – 17 529, Чаллы шәһәрендә – 8 744 гаилә исемлеккә кергән.

Министрлыкның җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 47 308 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 7 297, Чаллыда — 3 405 җир кишәрлеге.

Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрендә барлыгы 43 509 җир кишәрлеге бирелгән.


Фикер өстәү