Күп балалы гаиләләргә 40042 җир кишәрлеге бирелде

Татарстанда күп балалы гаиләләргә 40042 җир кишәрлеге бирелде, дип хәбәр итә республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.

10 июньгә караган мәгълүматларга караганда, күпбалалы гаиләләрдән җир кишәрлеге алу өчен кабул ителгән гаризалар буенча 63086 мөрәҗәгать итүчене исемлеккә кертү турында карар кабул ителгән (шул исәптән Казан буенча – 15606, Чаллы буенча 8160  гариза бирүче). Министрлыкның җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстанда барлыгы, Казан һәм Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып,  44270 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Гомумән, республика буенча өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә 40042 җир кишәрлеге бүлеп бирелгән.


Фикер өстәү