Ак йорт янында дүрт кешене яшен суккан: алар үлем хәлендә

АКШ башкаласы – Вашингтон үзәгендә, Ак йорт каршындагы Лафайет-скверда дүрт кешене яшен суккан.

“Лафайет паркында – коточкыч хәлләр… Ашыгыч хезмәтләр ике хатын-кызны һәм ике ир-атны җирле хастаханәгә озаткан”, – дип хәбәр итә ТАСС, Вашингтон янгын сагы һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенең “Твиттер”дагы мәгълүматларына таянып.
Дүртесенең дә үлем хәлендә булуы әйтелә.


Фикер өстәү