М12 Мәскәү — Казан трассасын төзүгә тагын 50 млрд сум акча бүлеп биргәннәр

М-12 Мәскәү — Түбән Новгород — Казан федераль трассасын төзүгә федераль бюджеттан 50 млрд сум акча җибәреләчәк. Тиешле күрсәтмәне РФ премьер-министры Михаил Мишустин имзалады инде, дип хәбәр итте бүген РФ Хөкүмәте сайты.

«Мондый ярдәм Мәскәү һәм Владимир өлкәләрендәге участокларны агымдагы елда ук файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Аларның гомуми озынлыгы 100 км чамасы булачак», — дип билгеләп үтте Мишустин.

Бу трассаны булдыру — «Европа — Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридорының автомобиль юлларын төзү» федераль проектының бер өлеше. Автомагистраль Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Свердловск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан һәм Чувашия республикалары арасында тиз йөрешле автоэлемтәне тәэмин итәр һәм Азия илләре белән сәүдә каналларын үстерүгә ярдәм итәр дип көтелә.

 


Фикер өстәү