Владимир Путин Алексей Песошин белән Илсур Метшинны Александр Невский ордены белән бүләкләде

Владимир Путин Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән Казан мэры Илсур Метшинны Александр Невский ордены белән бүләкләү турындагы карарны имзалады.

Рәсми сайтта урнаштырылган документта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисенең әлеге мактаулы бүләккә хезмәт уңышлары һәм казанышлары, шулай ук күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен лаек булуы билгеләп үтелә.


Фикер өстәү