Владимир Путин  Үзбәкстан Президентын Александр Невский ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин  Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеевны Александр Невский ордены белән бүләкләү турындагы боерыкны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында дөнья күрде.

Шәүкәт Мирзиеев Россия белән Үзбәкстан арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткәнлеге өчен бүләкләнә.

«Россия белән Үзбәкстан арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуда зур казанышлары өчен Үзбәкстан Республикасы Президенты Мирзиеев Шәүкәт Миромоновичны Александр Невский ордены белән бүләкләргә», диелгән документта.


Фикер өстәү