Казанда хастаханәгә китерелгән ирнең туганнарын эзлиләр

Казанда 21 июльдә хастаханәгә китерелгән ир-атның туганнарын эзлиләр. Бу хакта «ВК» ның рәсми төркемендә «ЛизаАлерт»эзләү-коткару отряды хәбәр итә.

Отряд мәгълүматларына караганда, ир-атка якынча 50 яшь. Буе 180 см, чәчләре кара, чаларган чәләре дә бар. Аны тапканда өстендә ачык төстәге свитер, зәңгәр шакмаклы күлмәк һәм зәңгәр джинсы булган. Эзләнүгә ярдәм итәрлек мәгълүматка ия булган барлык кешеләрнең 8 (800) 700-54-52 номерына шалтыратуларын сорыйлар


Фикер өстәү