Үзе шардай, тәме балдаймы?

Җәйге эсселәр җитүгә, күңел үзеннән-үзе карбызга тартыла. Сусауны басудан тыш, бик күп файдалы үзлекләргә ия булган бакча сыен сайлаганда истә тотарга кирәкле киңәшләр турында карбыз сатучы Омар Сәитов сөйләде.

Тавышын тыңла

Карбыз сайлаганда, аңа суккалап карарга кирәк. Әгәр тавышы тонык кына килә икән, димәк, әле ул өлгереп җитмәгән. Тавышын чагыштыру өчен, төрле зурлыктагы берничә карбызның “тавыш”ын тыңлап, яңгыравыгын сатып алыгыз.

Өлгергәнен – кабыгыннан

Өлгергән карбызның кабыгы кара яшел төстә һәм бик тыгыз була,  аны тырнап карау да мөмкин түгел. Әгәр кабыгында бәрелгән, киселгән, изелгән һәм бераз чери башлаган урыннар булса, аны алмавың хәерле. Әгәр карбызның бер өлеше кара яшел, бер өлеше ачык яшел булса да, бу аның тулысынча өлгереп җитмәве турында сөйли. Яхшы дигән карбызның кабыгындагы бизәкләре дә тонык булмый. Аның кабыгында җирдә ятканнан барлыкка килгән җете сары табы да булырга тиеш. Әлеге табы тонык кына булса, димәк, карбыз әле өлгереп җитмәгән дигән сүз.

Зурына кызыкма

Авырлыгы 10 килограммнан арткан карбыз  сатып алырга тырышмагыз. Авыррак булган саен тәмлерәк дигән сүзләр дөрес түгел. Чамадан тыш зур карбыз өлгереп җитмәгән һәм химикатлар белән үстерелгән булырга мөмкин. Иң татлы һәм сусыл карбызның авырлыгы 6–10 кг чамасы. Өлгергән карбызның эче ярмаланып тора, аның тыгызлыгы да җитлекмәгәнгә караганда көпшәгрәк сыман, шунлыктан ул җиңелрәк тә була.

Тикшереп кара

Карбызның өлгергәнме-юкмы икәнлеген аны суга салып карап белеп була. Әгәр суда батмый икән, димәк, ул өлгергән. Ә батса, әле ул өлгереп җитмәгән дигән сүз. Карбыз зурлыгына карата җиңелрәк тоелса, курыкмый сайлый аласыз, ул өлгергән.

Бал кортлары яраткан

Яхшы карбызның тышында җөйне хәтерләткән серкәләнү урыны булырга тиеш. Аның мондый матур булмаган билгесенә шикләнеп карарга кирәкми.  Бу бал кортлары аны яраткан, үз иткән дигән сүз, димәк, мондый җиләк татлы булачак.

Койрыгы кипкән булсын

Карбызның формасы түгәрәк һәм овал рәвешендә була. Гадәттә, түгәрәге татлырак була, диләр. Чынлыкта, карбыз сортларын аера белсәгез, озынчалары арасында да татлыларын табарга була. Иң мөһиме: карбызның койрыгына карарга онытмагыз, ул кипкән булса, өлгергән дигән сүз.

Йомшагы ялтырамасын

Карбыз эченең төсе аның сорты һәм кайда үсүенә дә бәйле. Өлгергән карбызның  эче ярмаланып җемелдәп тора һәм сусыл була. Әгәр карбыз кисеп җибәргәннән соң шома һәм ялтырап тора икән, бу аның өлгереп бетмәвен яки бөтенләй бозылып әчи башлавын аңлата.

   Роспотребнадзор киңәш итә

Карбызны юл буеннан сатып алмагыз. Алар тиешле экспертиза үтмәгән булып, авыр металл һәм тузан сеңдергән булырга мөмкин. Таләпләргә туры килгән карбызның куркынычсыз булуы турындагы тулы пакет документлары була, сатып алганда аны күрсәтүләрен таләп итә аласыз. Моннан тыш аның махсус стеллажларда кояш нуры төшмәслек урыннарда саклануына да игътибар итегез. Карбызлар кояшта җирдә аунап ятарга тиеш түгел.

Карбызны кисәр алдыннан, аның тышын сабынлы җылы суда юып алыгыз. Бу аны микроб һәм бактерияләрдән арындыру өчен кирәк.

Иң популяр карбыз сортлары

Ультраранний, Соренто, Сибирский гигант, Огонек, Настик, Оранжевый король, Розовое шампанское, Подарок северу, Атаманский, Медовик, Сладкий бриллиант, Фотон.

Иң татлы, сусыл һәм куркынычсыз булган карбызларны  июль ахырында һәм августта ашап калырга ашыгыгыз.

Гөлнара Зиннәтуллина


Фикер өстәү