20 гыйнварда Татарстанда “Игътибар! Бала югалды” дигән темага туры эфир үткәрелә

Иртәгә – 20 гыйнварда Татарстанның Оператив штабы аккаунтында туры эфир узачак. Анда балаларның өйдән китеп югалу сәбәпләре турында сөйләшү булачак. “Игътибар! Бала югалды” дигән темага багышланган туры эфирны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барачак.

Эфирда “ЛизаАлерт” эзләү-коткару вәкилләре катнаша. Алар балаларның өйдән китеп югалу сәбәпләре, волонтерларга ихтыяҗлары турында сөйләячәк, ата-аналарга бала белән иминлек турында ничек сөйләшергә икәнен аңлатачак. Сорауларга, шул исәптән, “ЛизаАлерт” отряды координаторы Альбина Гәрәева җавап бирәчәк.

Эфир 9.00 сәгатьтә башлана. Аны Татарстанның Оператив штабы һәм “ЛизаАлерт” отряды аккаунтларында карарга мөмкин.


Фикер өстәү