Татарстан урманнарына гадәттән тыш янгын куркынычы янау турында игълан ителде

Татарстан территориясендәге урманнарга гадәттән тыш янгын куркынычы янау турында игълан ителде.

“Татарстан урманнарында 10 августтан 20 августка кадәр – бик зур (IV класс), кайбер районнарда – гадәттән тыш янгын куркынычы (V класс) игълан ителде”, – диелә Гидрометеоүзәк хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез: алдагы көнне республикада урманнарда булуны, аларга транспортта керүне чикләүләр озайтылды һәм киңәйтелде. 30 дан артыграк район (моңа кадәр 8 район гына күздә тотылган иде) урманнарына керү чикләнелә.


Фикер өстәү