Татарстанда урманнарга керүне чиклиләр

Татарстанда янә кайбер урманнарга керүне чиклиләр. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Чикләү урманнарда IV класслы хәтәр урнашуга бәйле. Шулай итеп, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кызыл-Йолдыз һәм башка шундый урманчылыкларга 21 көнгә чикләү кертелә.

Документта урманнарга җәяүләп яки машинада керүне һәм нәрсәдер эшләүне чикләү күздә тотылган. Бары тик урманчылык өлкәсендә эшләүчеләргә генә кагылмый бу. Карарның гамәлдә булу чорына урман юлларына шлагбаумнар урнаштырылып, тәүлек әйләнәсе дежур тору оештырылачак.


Фикер өстәү