Янгын куркынычы гадәттән тыш зур булу сәбәпле, урманнарга керү кабат чикләнгән

Татарстан урманнарында янгын куркынычы гадәттән тыш зур булу сәбәпле, куркыныч турында кисәтү янә озайтылган.

Сентябрь башыннан икенче тапкыр озайту инде бу. Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, 10–16 сентябрь аралыгында Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән гадәттән тыш зур дәрәҗәдә (V класс) янгын куркынычы сакланып кала.

Шулай итеп, урманнарда янгын куркынычы турында кисәтү җәйдән бирле барлыгы алтынчы тапкыр озайтылган инде. Татарстанда ул 28 июльдән игълан ителде һәм берничә тапкыр озайтылды.

Республикада янгын куркынычы зур булу сәбәпле, 29 августтан урманнарга керү кабат чикләнгән. Чикләү 21 көн гамәлдә булачак.


Фикер өстәү