Үзмәшгульләр ярминкәләрдә 16 миллион сумнан артыграк акча эшләгән

Быел Татарстанда үзмәшгульләр «Шәхси эшмәкәрлек башлангычына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча оештырылган ярминкәләрдә 16 миллион сумнан артыграк акча эшләгән.

Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел мондый ярминкәләрдә 800дән артыграк үзмәшгуль катнашкан. Аларга сәүдә урыннары бушлай бирелгән. Үзмәшгульләр анда үзләренең продукциясен: агачтан, тиредән эшләнгән әйберләр, фарфор савыт-саба, бизәнү әйберләре, уенчыклар, йорт кирәк-яраклары, фермер продукциясе саткан, шулай ук юридик, полиграфия, белем бирү хезмәтләре белән таныштырган.

Моннан тыш Татарстанда үзмәшгульләрнең иң озын – 245,5 метрлы сәүдә киштәсе буенча Россия рекорды куелган. Республика көнендә 300дән артыграк кәсепче катнашындагы ярминкәдә теркәлгән ул. Шул ук вакытта үзмәшгульләрнең керем күләме дә, рекордлы күрсәткечкә җитеп, 4 миллион сумнан артып киткән.

Республика үзмәшгульләре ярминкәләре инде 4 ел рәттән үткәрелеп килә. Киләсе ярминкә 17–18 сентябрьдә уздырылачак. Анда катнашучыларга Фәннәр академиясе янындагы махсус җиһазландырылган мәйданчыкта бушлай урыннар бирелә.

 


Фикер өстәү