Иренең туктаусыз янауларыннан туйган хатын тәрәзәдән сикергән

Мәскәүдә бер хатын-кыз, иренең туктаусыз янауларыннан туеп, тәрәзәдән сикергән.

Фаҗига 4 сентябрьдә була. Бу көнне иртән 29 яшьлек хатынның ире чираттагы тапкыр тавыш чыгара, аны кимсетә, үтерү белән яный. Моннан туйган декреттагы хатын өченче каттан сикерергә мәҗбүр була.

Хатынның умыртка сөяге сынган, башы, аяк, куллары җәрәхәтләнгән. Аны хастаханәгә илткәч, полиция хезмәткәрләре сорау алган. Хатын соңгы берничә елдагы тормышының мәхшәргә тиң булуын әйткән.

Ирне кулга алганнар.  Хатынының сүзләре расланса, аны «кешене үзенә кул салуга китереп җиткерү» маддәсе буенча хөкем итәчәкләр.


Фикер өстәү