Татарстанда көзге ярминкәләр башлана

Иртәгә Татарстанда көзге ярминкәләр башлана. Алар 24 декабрьгә кадәр һәр шимбә саен оештырылачак. Казанда сәүдә шәһәрнең һәр районында – барлыгы 15 мәйданчыкта иртәнге 6дан көндезге 12гә кадәр гөрләячәк.

Ярминкә урыннарында Министрлар Кабинеты Ветеринария идарәсе белгечләре кизү тора. Идарәдә билгеләп үтелгәнчә, барлык ит, балык һәм сөт ризыклары сатуга тиешле ветеринария документлары нигезендә генә кертелә. Азык-төлекнең сыйфатын лаборатория хезмәткәрләре тикшерә. Сыйфатсыз продукция кире борыла.

Фермерлар шәһәр халкын чагыштырмача арзан бәядән сыйфатлы азык-төлек  белән тәэмин итәчәк. Ярминкәләрдә ит, яшелчә, башка продукция, шулай ук ярдәмче хуҗалык кирәк-яраклары сатып алырга мөмкин. Казанның һәр сәүдә мәйданчыгында Татарстанның 22 районы, шулай ук 18 агрокомплекс оешмасы продукциясе сатылачак.


Фикер өстәү