2-3 айдан соң Таиландта “Мир” карталарын кабул итә башларга ниятлиләр

Таиланд инде берничә ай буе Россия белән “Мир” карталарыннан файдалану мөмкинлеген карый. Түләү системасының бу илдә 2-3 айдан эшли башлаячагы көтелә.

Таиланд Туристлык идарәсе директоры Титипорн Маненате “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән. “Ике илнең Үзәк банклары инде 3 ай буе сөйләшүләр алып бара. Таиланд өчен яңа мәсьәлә бу, чөнки әлеге картаның банк эшендә кулланылганы юк әле”, – дип билгеләп үткән ул.
Титипорн ханым сүзләренә караганда, Россия түләү системасы белгечләре Сиам коммерция банкы белән тиешле сөйләшүләр алып бара икән инде.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, “Мир” карталарын Кытай һәм Мисырда да кабул итә башларга мөмкиннәр.


Фикер өстәү