Банкларның күбесе ипотека алуга хокуклы кешеләрнең яшь чиген арттырган

Белгечләр фикеренчә, хәзер аларның клиентлары ишәячәк.

Россия банкларының күбесе ипотека алуга хокуклы кешеләрнең чик яшен арттыра башлаган. Алар аны 5 елга – 70-75 яшькә кадәр күтәргән. Бу хакта “Федераль яңалыклар агентлыгы” яза.

“Этажи” фирмасы белгече Татьяна Решетникова аңлатып үткәнчә, биредә сүз кредитны түләп бетерү вакытына кешенең күп дигәндә ничә яшьтә булырга тиешлеге турында бара. Белгечләр фикеренчә, шул рәвешле фирмаларның клиентлары ишәячәк. Моңа күчемсез милеккә бәяләрнең үсүе дә йогынты ясаячак, нәтиҗәдә кредит күләме артачак.

Сүз уңаеннан, Татарстанда “24 сәгать эчендә электрон ипотека” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында электрон ипотека рәсмиләштереп була. Программа күчемсез милеккә хокукны теркәү вакытын киметү – 5-7 эш көненнән бер тәүлеккә калдыру мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү