Татарстанда көзге ярминкәләр дәвам итә

Татарстанда көзге ярминкәләр дәвам итә. Алар 24 декабрьгә кадәр һәр шимбә саен оештырылачак. Казанда сәүдә барлыгы – 14, Чаллы һәм Яшел Үзәндә – икешәр, Түбән Камада өч мәйданчыкта гөрләячәк. Ярминкәләр шулай ук республиканың 26 районында да узачак. Фермерлар шәһәр халкын чагыштырмача арзан бәядән сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәчәк. Ярминкәләрдә ит, яшелчә, башка продукция, шулай ук хуҗалык кирәк-яраклары сатып алырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, 10 сентябрь – 1 октябрь аралыгында оештырылган 4 ярминкәгә барлыгы 406,7 млн сумлык продукция (4,5 тонна яшелчә, шул исәптән 3,2 тонна бәрәңге, 62,4 тонна сөт, 429,3 тонна ит, шул исәптән 266,6 тонна сыер ите) китерелгән.


Фикер өстәү