Татарстанда ир-ат, хатыны белән ызгышканнан соң, баласын алып качкан

Казанның Баруди урамында хатыны белән ызгышканнан соң, 37 яшьлек ир кечкенә улын эләктереп ала һәм билгесез юнәлештә йөгерә. 

Полициягә малайның әнисе гариза яза. Ул баласы, ире һәм каенанасы белән өйгә кайтканда ызгыш килеп чыгыун әйтә. Ниндидер мизгелдә ир баланы кинәт эләктереп ала һәм кача. Кайнанасы да аның артыннан йөгерә.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре якын-тирә видеокүзәтү камераларыннан мәгълүматны ала һәм тикшерү эшләре алып бара.


Фикер өстәү