Бер ел эчендә балалар суицидлары саны 37%ка арткан

Узган ел Россиядә балалар суицидлары саны 2020 ел белән чагыштырганда 37% ка арткан. Бу хакта Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты киңәшчесе Роман Чуприков әйткән.

Аның сүзләренә караганда, ике ел элек шундый 548 очрак теркәлгән булса, узган ел — 753. Балигъ булмаганнарның үз-үзләренә кул салулары саны 37,4% ка арткан.

Моннан тыш, Чуприков билгеләп үткәнчә, Россия төбәкләренең күбесендә балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары тулысынча профилактикаланмый. Кызганычка каршы, кайбер төбәкләрдә педагог-психолог вазифаларын тиешле әзерлеге булмаган укытучылар башкара.

Мәскәү психиатрия фәнни-тикшеренү институтының суицидология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Каринэ Кещян сүзләренә караганда, еш кына, суицид омтылышының ахырына кадәр җиткерелмәгәннәре белгечләр игътибарыннан читтә кала. Мондый хәл,  ата-аналарның консультациядән баш тартулары аркасында килеп чыга.


Фикер өстәү