Марат Кәбиров: «Печән турында шигырь язган кешеләрне күрәлми торган идем»

Туган авыл, печән өсте, киерелеп печән чабуларның матурлыгы турындагы җырлар, шигырьләр бүген дә бик күп микән? Бәлки, бераз азая да төшкәндер инде, бәлки, мин генә белеп бетермимдер. Элегрәк алар күп иде. Һәм бик ачуга тияләр, шуңа күрә колакка да эленәләр, хәтердә дә калалар иде.

Миңа егерме бишләр тирәсе. Авыл. Печән өсте. Отпуск беткәнче гектар ярымлык посадканы чабып, җыеп, абзарга кайтарып китәргә кирәк. Бөтен гомер урманда үтә. Авылда яшәгән туганлы, дус-ишле кешегә әллә ни авыр да булмагандыр инде – кул алмаш та эшлиләр, башка җаен да табалар. Ә сиңа, кыска вакытка гына ялга кайткан кешегә, җиде кат тиреңне чыгарырга туры килә. Чабып бетереп, чүмәләгә салып куйгач та ничек алып кайтырга белми йөрисең. Техника табу җайсыз иде ул вакытларда. Колхоз техникасы колхозда эшләүчеләр өчен. Шәхси техника кыйбат, әле анысына да озын чират. Ә сиңа эшне бетереп китәргә кирәк. Аптырагач, теге техникалы абзыйга печән чабышырга, ташышырга йөрисең – шул рәвешле бераз бәясе дә төшә, чираты да кыскара. Олы бер нужа иде инде, кыскасы.

Шуңа күрә мин печән турында шигырь язган кешеләрне күрәлми торган идем. Боларның барысын да бергә җыеп, авылга алып кайтып, берәр атна печән чаптырасым килә иде. Кызганычка каршыдырмы, бәхеткә каршымы, алай кыланырга насыйп булмады. Күпләре өлкән яшьтәгеләр иде. Яшьрәкләре дә бик атлыгыптормыйлар. Авылда туып-үскән кешеләр ич инде. Авылда туып, бөтен авырлыкны күреп үсеп, вакытында чыгып качкан кешеләр. Шуңа күрә авылны сагынуның бөтен рәхәтлеген татып, шәһәрдә яшәүне хуп күрәләр.

Аларны авылга алып кайтып печән чаптырырга дию «Киерелеп печән чабам…» рәвешендәге шигырьләргә ачу килгәннән генә иде инде. Югыйсә посадкада, агач арасында, бик киерелеп чабып та булмый. Аптырау, гаҗәпләнү дә көчле иде. Ничек инде печән чапкан чакны сагынырга, шул хакта шигырь язарга мөмкин?! Мин моны берничек тә аңлый алмый идем. Монда икенең бере генә була ала: я боларга печән чабу тиешле дәрәҗәдә эләкмәгән, я аз гына кыланалар, үзләрен эшчән, булдыклы итеп күрсәтергә тырышалар.

Мин беркайчан да печән чабуны сагыначак түгел идем. Гомер буена болай печән чабып йөрү яклы да түгел идем. Мөмкинлегем булу белән сатып алу җаен каерачакмын. Хәтта чәнти бармагым да тимәгән килеш печән үзе минем абзарга килеп өелергә тиеш. Минем бөтен хыял шушы иде. «Хе, кем сатсын инде печәнне!» –дип куйды бер дустым, бу хакта ишеткәч. Ул хаклы иде. Печәнне сатучы юк. Елларның төрлесен күргән авыл халкы былтыргыдан калганын да чыгарып түгәргә ашыкмый, аерым бер җиргә өеп куя – корылык-фәлән килсә дип, запас тота. Аннан соң, көтүдәге маллар саны да бишәр-алтышар йөз белән исәпләнә. Һәр кеше өчәр-дүртәр баш сыер асрый дигән сүз. Шулай булгач, «печән сату, печән сатып алу» дигән сүз үзе үк юләрлекнең бер рәвеше булып тоела иде.

Ләкин бу хыялның чынга ашуын озак көтәргә турыкилмәде. Заман да үзгәрде. Бик күп хуҗалыклар печәнне басуда үстереп халыкка сатып бирә башлады. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел – бары тик ал гына. Мин дә үзгәрдем бугай. «Шундый вак нәрсә өчен үзеңне борчыптормабыз инде, күпме печән илтеп бушатыйк?» –диючеләр барлыкка килде. Ә бераздан инәй дә олыгайды, сыер асрамый башлады. Печән чабуның да, аны китертүнең дә кирәге калмады. Кайчандыр зарлана-зарлана үзем көйләгән чалгылар да келәттә ятимсерәпэленеп тордылар да кайсы кая таралышып беттеләр. Әни таратып бетергәндер инде. Үземә кирәкмәгәч, кызыксынып, төпченеп тормадым.

Тора-бара печән турындагы шигырьләр дә колакка эленми башлады. Бәлки, ул хакта язучылар да азайгандыр, бәлки, мин генә игътибар бирми башлаганмындыр. Үз ихтыяҗларың белән уртак булмаган нәрсәләрне ишетмәскә, күрмәскә гадәтләнәбез ич.

Әле бер кич подъезд алдына чыгып утырсам – тирә-яктагы үләннәрне чабып ташлаганнар. Бар дөньяда хуш исле печән исе. Печ-чән ис-се!.. Йөрәк сулкылдап куйды. Тормыштан зарлана-зарлана печән чабып йөргән чакларны хәтерләдем. Бер икеләнүсез шул чакларга кабат кайтыр идем. Чабар идем печәнен. Тик бу юлы зарланмыйча гына.

Авылдагы дус шалтыратты.

Сездә хәзер печән өстедер инде, – дим әлеге хисләр тәэсирендә. Теге көлә:

Заманнан артта калгансың син… Нинди печән өсте булсын инде… Хәзер печәнне сатып алабыз бит…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү