Чиркәүдәге янгында 40тан артык кеше һәлак булган

Мисырдагы чиркәүдә янгын чыккан. Анда ким дигәндә 41 кеше һәлак булган. Корбаннар саны турында Associated Press хәбәр итә. Һәлакәтнең кадрлары социаль челтәрләрдә басылып чыкты.


Мисырдагы Копт православие чиркәве мәгълүматларына караганда, янгын 14 августта Имбаба районында урнашкан гыйбадәтханәләрнең берсендә булган.

Янгынның төгәл сәбәбе әлегә аталмаган. Полиция фаразлавынча, янгын электр челтәрендәге кыска ялганыш аркасынча  чыккан булырга мөмкин. Вакыйга урынында 15 янгын сүндерү машинасы эшли.


Фикер өстәү