Татарстанда яшәүче аю белән күзгә күз очрашкан

Әгерҗе районына баргач, халкы аю, шәһәр урамында йөрүче боланнар турында сөйләп, шаккаттырган иде. Баксаң, биредә урманнар күп булгач (алар районның 34 процентын алып тора), авылларда урман кунаклары еш кунак була икән.

Ләкин, шөкер, әлегә кешегә ташланган, ниндидер зыян салган очраклар булмаган. Һәрхәлдә, районда безгә аның турында сөйләүче булмады.

– Безнең якларда урманнар, боланнар, селәүсеннәр (рысь) дә бар. Тик минем үземнең аюларны күргәнем юк. Аның каравы беркөнне сеңлемә очраган. Бер-беребезгә карашып тордык диде. Күрше авылда ике баласын иярткән аюны да күргәннәр. Хуҗалыкка төшүен-төшмиләр үзләре. Тик урман территориясендә, юл яннарында әледән-әле күреп торалар аларны, – диде Яморза авылы яшәүче Чулпан Хикмәтуллина.
Икенче бер танышыбыз Альбина да аю белән чактан гына күзгә күз очрашмый калган.

– Әти белән авыл яныннан узганда зур шәүләгә игътибар иттек. Без башта аны кабан дуңгызы дип уйладык. Ә ул аю икән! Акрын гына урманнан чыкты да, юлны ике генә атлап, алга таба китте. Бик зур иде ул. Безгә игътибар да итеп тормады. Мондый хәлләр әледән-әле ишетелеп торгалый, – диде ул да.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү