Татарстанда Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатны җирләделәр

Украинада махсус хәрби операция барышында 22 яшьлек Нурлат егете Александр Малыгин һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Александр Нурлат техникумын (“Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” белгечлеге буенча) тәмамлаган. Шуннан соң хәрби хезмәткә алынган. Мурманск өлкәсендәге хәрби частьтә кече сержант булып хезмәт иткән. Аннан махсус хәрби операциягә киткән.

Алдагы көнне Чулпан авылында мәрхүм белән хушлашу булган. Егетнең гомере туган көненә берничә көн кала өзелгән.


Фикер өстәү