Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга мөмкиннәр

Гаиләдә өченче бала туган очракта, ипотека кредитын өлешчә капларга кирәк, дип белдергән Гаилә мәсьәләләре буенча комитет башлыгы урынбасары Татьяна Буцкая.

Акчалата ярдәм күләме миллион сумнан артып китәргә мөмкин һәм ул «сулга» китмәячәк, дигән ул.

Яшь гаиләләр өчен бу ярдәм мөһим проблеманы хәл итә ала, дип ышандыра Буцкая. «Ул миллионнан да артыграк булырга мөмкин, әмма «уңга, сулга» китмәячәк конкрет ярдәм», – дигән ул РИА Новости агентлыгына.

Сүз уңаеннан: быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Владимир Путин ана капиталы белән шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.


Фикер өстәү