Кибетләр саклау вакыты чыккан азык-төлекне сата башларга җыеналар

Мондый товарларның терлек азыгы һәм ашлама җитештерүчеләрдә кызыксыну тудыру ихтималы бар.

Россия кибетләре саклау вакыты чыккан продукция сатуны планлаштыра, дип хәбәр итә “Известия”.
Басма мәгълүматларына караганда, илебездәге иң зур сәүдә челтәрләреннән берсе – “Магнит” мондый продукцияне сатып алучыларны эзли дә икән инде. “Просрочка”ның терлек азыгы һәм ашлама җитештерүчеләрдә кызыксыну тудыру ихтималы бар.

“Магнит” 2025 елга чүплеккә озатылучы продукт күләмен 2 тапкыр киметүне максат итеп куйган. Моның өчен компаниядә товарларны чамалабрак сатып алу, саклау вакыты чыккан продуктларны эшкәртүгә озату һәм сату күздә тотыла.

Компания партнерларын сайлап алган да инде. Хәзер алар белән килешү төзисе генә калган. “Әлеге проект кысаларында, саклау вакыты чыкса да, яраклы булуын дәвам иткән продуктларны теркәү һәм гамәлдән алу схемасы эшләнде”, – диелгән “Магнит” белдерүендә.


Фикер өстәү