Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе: «Битлек режимын үтибез»

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән очрашу вакытында битлек кию режимын кайтару турындагы сорауга җавап бирде.

Искәртеп узыйк: узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «шимбә киңәшмәсе» вакытында хезмәт коллективларында битлектән йөрергә киңәш иткән иде.

Лилия Галимова сүзләренчә, республика Президенты күрсәтмәсен барлык җитәкчеләр дә үти. «Бина эчендә битлек режимын саклыйбыз.
Мисал өчен, кичә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Куркынычсызлык советы утырышын уздырды, барыбыз да битлектән иде» , — диде ул.


Фикер өстәү