Татарстан ишегалларын төзекләндерүче чит ил егетләре: «Акчаның артыгы юк!»

Без яшәгән йортның ишегалдын төзекләндерәләр. Берничә ай инде эшчеләр “Безнең ишегалды” программасы буенча тирә-якны матурлый. Ә менә бер ай элек алар янына чит милләт вәкилләре килеп кушылды. Егетләрнең берсе Үзәк Африкадан, икенчесе Төркиядән икән. Аларны күзәтеп эшләтүче, прораблары Дагыстан кешесе.

– Минем улым Казанда яши. Гаиләдә бердәнбер бала ул. Казанга укырга китте дә, туган якка кайтмады. Шәһәрегезне бик яратты. “Үземне монда туган кебек хис итәм” ,– ди. Быел аның янныа килгән идем, эш булды да калдым әле. Шушы егетләр белән ишегалларын матурлыйбыз, – ди Әхмәт. – Бу егетләрнең берсе студент, икенчесе быел укырга кергән. Туган якларына кайтып йөрмәгәч, эш эзләргә булганнар. Акчаның артыгы юк бит. Бик теләп эшлиләр.

Юныс Абдулкарим Үзәк Африканың Конго шәһәреннән килгән. Быел 3 курска укырга бара икән. Ул рус, инглиз, француз, төрек телендә яхшы сөйләшә.

– Мин Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура университетында белем алам. Безнең илдән килгән калган студентлар акча түләп укый. Мин бюджетка эләктем. Беренче курста “4” һәм “5” билгеләренә укыган идем. Икенче курста ныклап укып киттем, хәзер гел бишкә генә укый. Минем әтием мөселман. Әнием башта христиан динендә иде, хәзер ул да ислам динен кабул итте, – ди Юныс. – Әтинең үз бизнесы бар. Әнием өйдә генә тора. Гаиләдә биш бала без. Мин өченчесе. Укып бетергәч, туган ягыма кайтырга дип торам. Бездә төзүчеләр бик кадерле һәм укып кайткач белгечләр ихтыяҗ зур.

Юныстан Африкада яшәүчеләрнең тормышлары белән дә кызыксындык. Аның сөйләвенчә, авылларда халык бик авыр яши. Кайда да тырышлык кирәк, ди ул.

– Әгәр эшләмәсәң, бер илдә дә акча китереп бирмиләр. Россиядә дә шулай, башка илләрдә дә. Матур, рәхәт яшисең килсә – акча кирәк. Ә аның өчен эшлисе, – ди ул.

Юныс белән Ибраһим Гунеш та эшли. Аңа инде 30 яшь. Татарстанга икенче югары белем алырга килгән.
– Минем энем Кәрим дә Казанда яши. Татар кызына өйләнеп, матур гына яшәп яталар. Татарстанны бик яратабыз инде без, – ди Ибраһим.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү