Татарстанда пенсионер дача йортында янып үлгән

Кичә, 17 августта, кичке сәгать сигезләр тирәсендә Тукай районы Калиновка авылында бер катлы дача йорты янган.

Янгын сүндерүчеләр 21.10да  уттан калган хәрабәләр астында 63 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү