Кичә төнлә Чистай районында ике үсмернең юл хәтәренә эләгү очрагы буенча прокурор тикшерүе үткәреләчәк.
“Күзәтчелек ведомствосы балигъ булмаганнарның күзәтчесез калуын һәм хокук бозуын кисәтү турында законның ни дәрәҗәдә үтәлү-үтәлмәвен ачыклау йөзеннән тикшерү үткәрәчәк”. – дип аңлаткан Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Кичә Чистай районында ике үсмер утырган иномарка юл кырыена төшеп капланган. Икесе дә, җәрәхәтләнеп, хастаханәгә озатылган.