Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә Мәдәни үсеш үзәген ачты һәм «Яшел Үзән» индустриаль паркында булды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районында мәдәният объектларын һәм сәнәгать мәйданчыкларын карады.

Беренче булып «Яшел Үзән» индустриаль паркында булды. Биредә җитештерү һәм административ корпуслар, җиңел автомобильләр өчен парковка зонасы, йөк төяү зонасы, авыр һәм габаритсыз йөкләр өчен төяү-бушату каралган. Индустриаль парк ике өлешкә бүлеп төзелә. Икенче өлешне төзү вакыты – 2023 – 2024 еллар.
Рөстәм Миңнеханов бу мәйданчыкта урнашачак компанияләр белән танышты (пластик тәрәзәләр җитештерү, икенчел чимал җыю һәм эшкәртү, стрейч-элпәләр җитештерү, бер тапкыр кулланыла торган кием комплектларын җитештерү һ. б.лар). Татарстан Президенты индустриаль паркның киләчәк үсеше, яңа эш урыннары булдыру мөмкинлекләре белән кызыксынды.
Президент Яшел Үзәндә Мәдәни үсеш үзәген ачу тантанасында да катнашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үзәк федераль һәм республика акчаларына төзелгән. «Мондый үзәкләр булдыру – яңа федераль инициатива, диде ул, әмма иң мөһиме, бу үзәк – безнең илдә беренче, һәм мин барыгызны да әлеге вакыйга белән чын күңелдән котлыйм. Без күргәннең барысы да – җәмәгать киңлекләре дә, мәктәпләр дә, мондый мәдәният үзәкләре дә – гражданнарыбызның тормыш сыйфатын арттыру өчен эшләнә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Биредә һәрвакыт яшьләр, балалар шөгыльләнсен иде, тормыш кайнасын иде».
Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда республикада «Мәдәният» илкүләм проекты һәм федераль адреслы инвестицион программалар кысаларында мәдәният объектларын модернизацияләү буенча масштаблы программа уңышлы тормышка ашырыла. Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры, шулай ук Арча, Чүпрәле, Баулы, Яшел Үзән һәм Мамадыш районнарында 5 авыл мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак. Шулай ук Алабуга һәм Яшел Үзәндә тагын 2 мәдәни үсеш үзәге ачылачак.


Фикер өстәү